Первый круглосуточный национальный музыкально-развлекательный телеканал


» » Салават Фәтхетдинов: “Бала кайгысы ничек авыр булганын үзең бабай булгач кына аңлыйсың”

Салават Фәтхетдинов: “Бала кайгысы ничек авыр булганын үзең бабай булгач кына аңлыйсың”

Салават Фәтхетдинов: “Бала кайгысы ничек авыр булганын үзең бабай булгач кына аңлыйсың”


Салават Фәтхетдинов: “Бала кайгысы ничек авыр булганын үзең бабай булгач кына аңлыйсың”

- Пенсия яшегез якынлаша. Бәлки туган якларга күченеп кайту теләгегез бардыр?
- Артистлар өчен пенсия дигән төшенчә бөтенләй юк. Күченеп кайтуга килгәндә, мин елның бер аен – августын - Казанда яшим, апрель аен – Башкортстанда, ә калган айлар гастрольләрдә үтә. Ә ни өчен мин Казанда, ә Уфада яшәмим? Безнең авылдан дүрт чакырым ераклыкта Куеда тимер юл станциясе урнашкан. Аннан ике якка китеп була: Казан яки Екатеринбург. Күрәсең, Казанга билет бәясе очсызрак булган, шунда киткәнмен дә. Уфага тимер юл юк, ә Стәрлетамакта укыганда, ул “пазик”ларда йөреп туйган идем инде. Әле дә ул “пазик”ларны күрә алмыйм. Эш кайда яшәвемдә түгел. Барыбер Уфада да, Казанда да концертлар саны күпме планга кертелгән, шул кадәр куела, аннан артыгы түгел.

- Үсеш алмаган, иҗаты туктап калган кайсы җырчыларны атар идегез? Сезне дә шундый киләчәк көтәдер дип борчылмыйсызмы?
- Башка җырчыларның иҗатын бәяләп утырырга хокукым юк. Кайчак миннән: “Ә кайсы җырчыны яратасың? Кемне тыңлыйсың?” – дип сорыйлар. “Үземне генә яратам”, - дип җавап бирәм. Чөнки берсен әйтерсең, икенчесен онытырсың – ул үпкәләр... Ә чынында исә сәхнәбезнең төп өч җырчысы гына бар: Әлфия апа, Илһам абый, Фәридә апа. Һәм башкалар. Шул “башкалар”га мин үзем дә керәм. Ә хәзер кызык – сәхнәгә яңа пәйда булган җырчыларны: “Каршы алыгыз, яңа йолдыз!” - дип чакырып чыгаралар. Йолдызның яңасы, искесе булмый. Ул “йолдыз”ны ник тагалардыр? Мин әйтәм, бар йолдызлар җиргә төшеп бетте инде, хәзер йолдызлар өстеннән йөрибез. Җырчыга шулай “йолдыз” дип дәшкәч, ул: “Кара әле, мин йолдыз бит”, - дип, ышана башлый. Андыйлар миңа укырга да күп килә. Әйе, бәләкәй чагында, урындыкка басып җырлатканда күрше әбисе әйткән дә: “Син – йолдыз, җырчы буласың”, - дип, адашып килеп керәләр... Аларны кайчак хәтта куып чыгарырга туры килә. Тавыш булмаса, башка җир белән җырлап булмый бит. Шуңа да, беркайчан да “блат” белән берсен дә укырга алмадым. Талантларга ярдәм итәргә кирәк, алар ярдәмгә мохтаҗ, ә булдыксызлар - әрсез, үзләре танышын да таба, укып та чыга, сәхнәгә дә менә. Бу өлкәдә мин усалрак.
Ә популярлык миннән мәңге китмичәк. Ул минем белән гомерлеккә, чөнки мин ат кебек эшлим, ат кебек үз йөгемне тартам. “Салават” эстрада театры бүгенге көндә гастрольләрдә иң күп йөри торган төркем. Мактанып әйтүем түгел, бу, киресенчә, сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Әллә инде берәр ел ял итеп торыйм микән дигән уйлар да бар. Әмма туктап торырга ярамый. Артистның тормышы – бик катлаулы. Игътибар киңлегеннән бер югаласың икән, кире кайтмавың да ихтимал. Бер күтәрелгәнсең икән, шул урында кала белергә кирәк. Элек бөтенләй гастрольләрдән айлар буена кайтмый идек, ә хәзер 5-6 көннән әбиемне, балаларымны, оныкларымны сагынып кайтам. Әби дип Ләйсәнне әйтәм, өч оныгыбыз бар, чын әби инде ул.

- Соңгы арада матбугатта яңгыраган хәбәрләрнең берсенә тукталып китәсе килә. Якын дустыгыз кредит алганда поручитель булгансыз, ә ул банкка бурычын кайтармады. Гомер буена тугры булган дусларыгыз бармы? Еллар узу белән дуслыкка карашыгыз үзгәрдеме?
- Ул кешене хәзер телгә дә аласым килми. Ни өчен? Чөнки, үзеңнән акылсыз кешегә акыл биреп утырган кешедән дә акылсыз кеше юк. Әйткәндәй, бу афоризмны үзем уйлап таптым. Соңгы арада аларны язу белән мавыгам. Китап итеп чыгару теләгем дә бар.
Дус дигән сүзне быелгы концерт программасына да керттем. Бу сүзне һәркемгә дә тагып булмый, кадерле сүз ул. Әйе, яхшы танышлар була, әмма чын дус берәү, икәү, өчәү була, аннан да артыгы түгел. Мине бервакытта да “сатмый” торган ике дустым бар. Алар бер серемне дә башкага чыгып сөйләмичәк. Аларга тулысынча ышанам.

- Балачагыгыз сагындырамы? Аеруча кайсы мизгелләре?
- Җәлләтеп утырасым килми. Әмма балачакта көлеп утырырлык чаклар булмады. Миңа 13 яшьтән гаилә башлыгы булырга туры килде. Менә Айдар Галимов: “Сагындым яшьлегемне”, - дип җырлый ул, ә мин җырламыйм, чөнки сагынырлык булмады. Бәлигъ булгач кына Аллаһы Тәгалә миңа ниндидер мөмкинчелекләр бирде һәм мин аларны кулдан ычкындырмаска тырыштым.
Кечкенә чакта нык итеп гармун теләгән идем. Хромка 15-20 сум тора. Заманына күрә зур акча. “Әти, алып бир әле”, - дидем. Ә ул: “Башта уйнарга өйрән, соңыннан алырбыз”, - диде. Уйлап карагыз әле, нинди җавап?! Сусыз бассейнга баланы йөзәргә өйрәнергә керт тә, өйрәнгәч, су тутыр. Шулайрак була бит. Әмма әтиемә үпкә тотмыйм, дөрес тәрбия булган ул. Аны һәрчак сагынып искә алам.

- Ә балачак хыялыгыз тормышка ашып беттеме?
- Иң саими хыялларның берсе – зоопарк булдыру. Шәһәр читендә яшәгәч, моның өчен мөмкинлекләр бар. Аюдан башланып киткән иде, әкеренләп хайваннар туплана.

- Йортыгызның төп атрибуты?
- Баян. Профессиональ яктан дөрес уйнамасам да, үземә кирәген уйный беләм. Баян һәр йортта булырга тиеш. Шуңа да, яхшы кешеләргә, дусларга баян бүләк итәргә яратам. Ә күчтәнәчкә дөньядагы иң шәп ризыкны – башкорт балын алып барам.

- Салават Зәкиевич, сез нинди әти? Карап торуга бик усал һәм кырыс кебек. Балаларны тәрбияләү эшендә сез дә катнашасызмы, моңа вакытыгыз каламы?
- “Әти, шулай-шулай, ни эшлик?” – дип киңәшләшәләр, вакытымны аларга бүләм. Дөресен генә әйткәндә, кызларымның ничек үскәнен күрми дә калдым. Рөстәм тугач, Ләйсән: “Хыть улыңны үзең тәрбиялә”, - диде. Ә хатыным минем – акыллы усал кеше. Ул минем иң якын киңәшчем. Җырларымны да иң беренче булып ул тыңлый, ул бәясен бирә. Ләйсәнсез бу тормышта бер нәрсә дә эшләп булмый.
Әйе, усал әти. Кайчак моның хакта Ләйсән дә кисәтеп куя. Сүз белән усал: минем әйтүем каештан да үтемлерәк. балаларны, яннарында булмасам да, контрольдә тотарга тырышам. Интернетка керәм, Рөстәмнең “онлайн” икәнен күрәм. Шундук шалыратам, ачуланам. Ул инде: “Әле генә кердем, бар да әйбәт”, - дип мине тынычландыра башлый. Минем өчен ул интернет, телефон чире – иң куркыныч әйберләрнең берсе. Безгә ул чир янамый, ә менә балаларны аннан саклап калырга кирәк. Бала урамда уйнарга тиеш, саф һава суласын, ә түгел анда: базда утырган кебек, ап-пакъ тәнле булырга.

- Улыгыз өчен бар юлларны да ачтыгыз, спортта да үзен тапты. Киләчәктә югарырак биеклекләргә мөстәкыйль ирешергә теләге югалмасмы?
- Бар уңышы да үз тырышлыгыннан, ә мин аңа ияреп кенә йөрим. Чөнки ярышларда балигъ булмаган катнашучы әтисе яисә әнисе белән булырга тиеш. Гастрольләр тәмамлану белән, тренировкаларга, ярышларга ашыгабыз. Нинди генә шәһәрләрдә булмыйбыз: Воронеж, Курск, Рязань, Мәскәү... Рөстәм белән бик горурланам. 16 яшьлек егетләр арасында 14 яшьлек улым Россия чемпионы булды. Автоспорттан тыш, хоккей белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә дә осталыгы бар, тренерлар аның белән җитди шөгыльләнмәкче иде. “Нинди хоккей? Уку!” – диде әнисе. Безнең гаиләдә беренче урында – уку. Рөстәмнең укуы, өй биремнәре белән Ләйсән шөгыльләнә, дөресерәге, бергәләп укыйлар. Ләйсән бу өлкәдә бик мәгънәле, төпле, мин анда кысылмыйм.

- Ялгышмасам, Ләйсән белән сез бер авылдан бит?
- Әйе. Мин армиядән кайтканда ул өченче сыйныфта укый иде. Аны үзем үстердем дисәм дә була инде. Беренче очрашуны мин хәтерлим, ә менә Ләйсән юк. Ул вакытта әле ул өстәл астыннан башын имми йөри иде.

- Ә ничек аны үзегезгә караттыгыз? Ул дәвердә егетләр сөйгәненә нинди бүләкләр ясый иде?
- Зур Җидегәннең бер йолдызын. Ә еллар үткәч, шул йолдызны бриллиант итеп бүләк иттем.

- Бүген сезне иң борчыган әйбер?
- Ябалак булуым. Биш тулмыйча, йоклап китә алмыйм. Һәм көндезгә кадәр йоклыйм. Шуңа да, мине белгән кеше бер дә иртән иртүк шалтыратмый. Йокы тәртибе булмаганнан, кан басымы борчый башлады. Әмма табиблар ярдәм итә алмыйбыз, диде. Тәүдә вакытында йоклап, кешечә уянырга кирәк икән. Ә гастрольләр белән бу хәлне берничек тә үзгәртеп булмый. Гомерлеккәдер инде.
Үземне тәртипсез кеше дип әйтә алмыйм. Әмма туганнан бирле иртәнге, төшке, кичке ашның нәрсә икәнен белмим. Кайчан туры килә шунда ашыйм.

- Ничек ял итәргә яратасыз? Яшь, матур булып күренер өчен сәхнә кешесенә спа-процедуралар комачаламый... Андый җирләргә йөрисезме?
- Юк инде, мин гомергә тональный кремның да нәрсә икәнен белмәдем. Телевидениеда да гримм ясатканым булмады. Минем спа – ул мунча. Көненә өч тапкыр керә алам. Мунча – ул изге урыннарның берсе, анда очрашу билгеләп, бик күп сорауларны хәл итәргә була.

- Салават Зәкиевич, шушы көннәрдә өченче оныгыгыз туды. Кызларыгыз икесе дә үзаллы тормышта. Нинди кияүләргә эләктеләр соң? Сез алардан канәгатьме?
- Элегрәк өлкәннәр еш кына: “Бала кайгысы күрергә язмасын”, - дип әйтә иделәр. Ул вакытта бу “дежур” сүзләргә артык игътибар итми идем: бер колактан керә, икенчесеннән чыга. Бала проблемасы никадәр авыр булганын үзең бабай булгач кына аңлыйсың икән... Чирләсәләр дә борчыласың, уңышсызлыкларына көяләнәсең...
Ә кызларымның бәхетле икәнен күрәм, димәк кияүләр әйбәт. Беренче кызымның өч баласы бар. Кияүем бик тыныч. Лиана белән алар икесе дә бер төсле. Икесе дә диндә, җомга намазын калдырмыйлар. Бер-берсенә кычкырып та эндәшми торган матур парлар инде. Ә икенче кияү – башкачарак, чөнки анда кыз да шундыйрак (көлә). Алина баш ел Америкада, Голливудта укыды. Николас Кейдж классын тәмамлады. Аннан соң Төркиягә кайтып, анда телевидениеда эшләде. Бик күп телләр белә. Елга бер кайтып китә иде. Шул арада “проамериканский” әйберләре сиздерми калмый иде. “Сез дөрес сөйләшмисез”, “Сез дөрес эшләмисез”... Мин инде аңа җавап итеп үземчә кычкырам, ул үзенчә фикерен әйтә. Әмма барыбер, Аллага шөкер, башта Төркиягә, аннары Татартсанга кайтарттык. Кияүгә да алдылар үзен. Җитди өлкәдә эш башлады. 2018 елда Казанда футбол буенча чемпионат узачак, ул шунда чит ил кунакларын каршы алу белән шөгыльләнәчәк. Әмма барыбер журналистика белән кызыксына. Бик күп белә. Күп белү дә ул әйбәт түгел. Кеше үзенә сеңдерә алган кадәр генә белергә тиеш. Артыгы кирәкми. Шуңа да ул күп әйбер белән канәгать түгел, һәрнәрсәгә үз фикере бар. “Кызым, бу Америка түгел”, - дип, үз урынына еш кына утыртып куям.

- Хоккейга килгәндә. “Салават Юлаев” яисә “Ак барс”? Сез кем яклы?
- Русиянең җыелма командасы өчен җан атам. Ә әллә кайдан килеп, бездә зур акча эшләп яткан команда уенчылары өчен түгел. Бизнес өчен җан атырга исем китми. Әгәр дә командалар составында 50-60 процент ватандашлар булса, карарга була.

- Туган як сагындырамы?
- Әлбәттә! Армиядә сагынуымнан хәтта качып елый идем.
Аксәетне белмәгән кеше дә юк. Җәй анда иң зур Сабантуй уза. Пермь, Удмуртия, Татарстан белән чиктәш булгач, анда кайсы гына төбәктән килмиләр!..

- Ә тормышта сезгә уңыш еш елмаямы?
- Әлбәттә! Дусларга килгәндә дә, гаиләдә дә... Хәтта армиядәге бердәнбер татар командиры да миңа эләкте бит. Шуңа күрә хезмәт итүе күпкә җиңелрәк булды. Аллага шөкер, юлымда яхшы кешеләр очрап кына тора.

Зоя СОЛОШИНА.
Интервью “Диләфрүз” журналыннан алынды.





Ваша оценка:

Имя:

E-Mail:

Подтвердите что вы не робот: