Туган Тел //tugantel.tv/ ru Туган Тел DataLife Engine Прейскурант поздравлений на телеканале «Туган тел» //tugantel.tv/proekt/69-preyskurant-pozdravleniy-na-telekanale-tugan-tel.html //tugantel.tv/proekt/69-preyskurant-pozdravleniy-na-telekanale-tugan-tel.html Прейскурант поздравлений на  телеканале «Туган тел»Прейскурант поздравлений на телеканале «Туган тел»
Поздравления выходят на русском, башкирском и татарском языках.

Исполнители и песни по списку (приложение №1) :
Поздравление по четвергам (без повтора)
Цена – 3 500 рублей.
Кол-во фотографий: 10 (каждая последующая 1 шт.- 100 р)
Время эфира с 19.00.
Поздравление по субботам (повтор в воскресенье)
Цена – 3 500 рублей.
Кол-во фотографий: 10 (каждая последующая 1 шт.- 100 р)
Время эфира с 19.00.
Индивидуальное поздравление «Махсус котлау» (без повтора)
Заказчик выбирает дату и время эфира по своему желанию.
Цена – 4 500 р
Кол-во фотографий: до 15 (каждая последующая 1 шт.- 100 р).
Поздравление открытка (поздравление без ведущей, только голос)
Заказчик выбирает дату и время эфира по своему желанию.
Цена – 4 000 р
Кол-во фотографий: до 12 (каждая последующая 1 шт.- 100 р).
Дополнительные услуги:
2 песни в одном поздравлении – плюс 1000 рублей к сумме выбранного вида поздравления.
Запись эфира на диске – В ПОДАРОК !!!


Прейскурант поздравлений на телеканале «Туган тел»
Поздравления выходят на русском, башкирском и татарском языках.

Исполнители и песни не включенные в список:
Поздравление по четвергам (без повтора)
Цена – 5 000 рублей.
Кол-во фотографий: до 10 (каждая последующая 1 шт.- 100 р)
Время эфира с 19.00.
Поздравление по субботам (повтор в воскресенье)
Цена – 5000 рублей.
Кол-во фотографий: до 10 (каждая последующая 1 шт.- 100 р)
Время эфира с 19.00.
Индивидуальное поздравление «Махсус котлау» (без повтора)
Заказчик выбирает дату и время эфира по своему желанию.
Цена – 5 000 р
Кол-во фотографий: до 15 (каждая последующая 1 шт.- 100 р).
Поздравление открытка (поздравление без ведущей, только голос)
Заказчик выбирает дату и время эфира по своему желанию.
Цена – 5000 р
Кол-во фотографий: 12 (каждая последующая 1 шт.- 100 р).
Дополнительные услуги:
2 песни в одном поздравлении – плюс 1000 рублей к сумме выбранного вида поздравления.
Запись эфира на диске – В ПОДАРОК !!!
]]>
admin Tue, 05 Dec 2017 13:15:31 +0500
IZI beauty studio //tugantel.tv/proekt/68-izi-beauty-studio.html //tugantel.tv/proekt/68-izi-beauty-studio.html IZI beauty studio
]]>
admin Sat, 21 Oct 2017 17:40:38 +0500
Салон женской одежды Olivia //tugantel.tv/proekt/67-salon-zhenskoy-odezhdy-olivia.html //tugantel.tv/proekt/67-salon-zhenskoy-odezhdy-olivia.html Салон женской одежды Olivia
]]>
admin Sat, 21 Oct 2017 17:37:22 +0500
Пусть о вас узнают миллионы! //tugantel.tv/proekt/66-pust-o-vas-uznayut-milliony.html //tugantel.tv/proekt/66-pust-o-vas-uznayut-milliony.html Пусть о вас узнают миллионы!]]> admin Tue, 17 Oct 2017 12:45:33 +0500 19 декабрь көнне "Туган тел" премиясен тапшыру тантанасы узачак! //tugantel.tv/news/62-18-dekabr-knne-tugan-tel-premiyasen-tapshyru-tantanasy-uzachak.html //tugantel.tv/news/62-18-dekabr-knne-tugan-tel-premiyasen-tapshyru-tantanasy-uzachak.html 19 декабрь көнне "Туган тел" премиясен тапшыру тантанасы узачак!
17 октября 2017 г. на заседании Организационного комитета музыкального фестиваля «ТТ милли премия» объявлены имена 45 номинантов, претендующих на победу в 20 номинациях грандиозного события. Шоу в честь церемонии награждения победителей состоится 18 декабря 2017 года в ДК «Юбилейный».
Имена победителей держатся в строжайшем секрете, как для певцов, так и для поклонников. Лауреаты премии «ТТ милли премия» станут известны только на церемонии вручения премии. 20 лучших исполнителей получат награды в различных номинациях — таких, как «Лучший певец 2017 года», «Лучшая песня 2017 года», «Лучший клип 2017 года», «Лучший танцевальный проект 2017 года».
«ТТ милли премия» удивит всех зрителей. Особый акцент будет сделан на световом оформлении торжественного мероприятия. Используя современные технологии, шоу, тем не менее, сохранит национальный колорит, гармонично сочетая инновационные световые решения и традиционный взгляд на башкирскую и татарскую эстраду.
«ТТ милли премия» непременно подарит всем зрителям заряд хорошего настроения и положительных эмоций на весь год.
Предпродажа билетов на фестиваль уже началась. По всем вопросам приобретения обращайтесь к организаторам. Не упустите свой шанс попасть на самое главное музыкальное событие года – «ТТ милли премия».
]]>
admin Sat, 14 Oct 2017 16:42:42 +0500
Фидан Гафаров үзенең юбилеен каршы ала! //tugantel.tv/news/61-fidan-gafarov-zene-yubileen-karshy-ala.html //tugantel.tv/news/61-fidan-gafarov-zene-yubileen-karshy-ala.html Фидан Гафаров үзенең юбилеен каршы ала!
Эстрадабызның, театрыбызның тере легендасы - Фидан Гафаров үзенең юбилеен каршы ала! "Туган тел" телеканалы сезне тәбрикләп, бары иң матур теләкләрен юллый. Тамашачы мәхәббәтенә төренеп, озак еллар бәхет-шатлыкта яшәргә язсын! Без Сезне ихтирам итәбез!
]]>
admin Sat, 14 Oct 2017 16:42:16 +0500
Салават Фәтхетдинов: “Бала кайгысы ничек авыр булганын үзең бабай булгач кына аңлыйсың” //tugantel.tv/news/64-intervyu-salavata-fathetdinova.html //tugantel.tv/news/64-intervyu-salavata-fathetdinova.html Салават Фәтхетдинов: “Бала кайгысы ничек авыр булганын үзең бабай булгач кына аңлыйсың”

Салават Фәтхетдинов: “Бала кайгысы ничек авыр булганын үзең бабай булгач кына аңлыйсың”

- Пенсия яшегез якынлаша. Бәлки туган якларга күченеп кайту теләгегез бардыр?
- Артистлар өчен пенсия дигән төшенчә бөтенләй юк. Күченеп кайтуга килгәндә, мин елның бер аен – августын - Казанда яшим, апрель аен – Башкортстанда, ә калган айлар гастрольләрдә үтә. Ә ни өчен мин Казанда, ә Уфада яшәмим? Безнең авылдан дүрт чакырым ераклыкта Куеда тимер юл станциясе урнашкан. Аннан ике якка китеп була: Казан яки Екатеринбург. Күрәсең, Казанга билет бәясе очсызрак булган, шунда киткәнмен дә. Уфага тимер юл юк, ә Стәрлетамакта укыганда, ул “пазик”ларда йөреп туйган идем инде. Әле дә ул “пазик”ларны күрә алмыйм. Эш кайда яшәвемдә түгел. Барыбер Уфада да, Казанда да концертлар саны күпме планга кертелгән, шул кадәр куела, аннан артыгы түгел.

- Үсеш алмаган, иҗаты туктап калган кайсы җырчыларны атар идегез? Сезне дә шундый киләчәк көтәдер дип борчылмыйсызмы?
- Башка җырчыларның иҗатын бәяләп утырырга хокукым юк. Кайчак миннән: “Ә кайсы җырчыны яратасың? Кемне тыңлыйсың?” – дип сорыйлар. “Үземне генә яратам”, - дип җавап бирәм. Чөнки берсен әйтерсең, икенчесен онытырсың – ул үпкәләр... Ә чынында исә сәхнәбезнең төп өч җырчысы гына бар: Әлфия апа, Илһам абый, Фәридә апа. Һәм башкалар. Шул “башкалар”га мин үзем дә керәм. Ә хәзер кызык – сәхнәгә яңа пәйда булган җырчыларны: “Каршы алыгыз, яңа йолдыз!” - дип чакырып чыгаралар. Йолдызның яңасы, искесе булмый. Ул “йолдыз”ны ник тагалардыр? Мин әйтәм, бар йолдызлар җиргә төшеп бетте инде, хәзер йолдызлар өстеннән йөрибез. Җырчыга шулай “йолдыз” дип дәшкәч, ул: “Кара әле, мин йолдыз бит”, - дип, ышана башлый. Андыйлар миңа укырга да күп килә. Әйе, бәләкәй чагында, урындыкка басып җырлатканда күрше әбисе әйткән дә: “Син – йолдыз, җырчы буласың”, - дип, адашып килеп керәләр... Аларны кайчак хәтта куып чыгарырга туры килә. Тавыш булмаса, башка җир белән җырлап булмый бит. Шуңа да, беркайчан да “блат” белән берсен дә укырга алмадым. Талантларга ярдәм итәргә кирәк, алар ярдәмгә мохтаҗ, ә булдыксызлар - әрсез, үзләре танышын да таба, укып та чыга, сәхнәгә дә менә. Бу өлкәдә мин усалрак.
Ә популярлык миннән мәңге китмичәк. Ул минем белән гомерлеккә, чөнки мин ат кебек эшлим, ат кебек үз йөгемне тартам. “Салават” эстрада театры бүгенге көндә гастрольләрдә иң күп йөри торган төркем. Мактанып әйтүем түгел, бу, киресенчә, сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Әллә инде берәр ел ял итеп торыйм микән дигән уйлар да бар. Әмма туктап торырга ярамый. Артистның тормышы – бик катлаулы. Игътибар киңлегеннән бер югаласың икән, кире кайтмавың да ихтимал. Бер күтәрелгәнсең икән, шул урында кала белергә кирәк. Элек бөтенләй гастрольләрдән айлар буена кайтмый идек, ә хәзер 5-6 көннән әбиемне, балаларымны, оныкларымны сагынып кайтам. Әби дип Ләйсәнне әйтәм, өч оныгыбыз бар, чын әби инде ул.

- Соңгы арада матбугатта яңгыраган хәбәрләрнең берсенә тукталып китәсе килә. Якын дустыгыз кредит алганда поручитель булгансыз, ә ул банкка бурычын кайтармады. Гомер буена тугры булган дусларыгыз бармы? Еллар узу белән дуслыкка карашыгыз үзгәрдеме?
- Ул кешене хәзер телгә дә аласым килми. Ни өчен? Чөнки, үзеңнән акылсыз кешегә акыл биреп утырган кешедән дә акылсыз кеше юк. Әйткәндәй, бу афоризмны үзем уйлап таптым. Соңгы арада аларны язу белән мавыгам. Китап итеп чыгару теләгем дә бар.
Дус дигән сүзне быелгы концерт программасына да керттем. Бу сүзне һәркемгә дә тагып булмый, кадерле сүз ул. Әйе, яхшы танышлар була, әмма чын дус берәү, икәү, өчәү була, аннан да артыгы түгел. Мине бервакытта да “сатмый” торган ике дустым бар. Алар бер серемне дә башкага чыгып сөйләмичәк. Аларга тулысынча ышанам.

- Балачагыгыз сагындырамы? Аеруча кайсы мизгелләре?
- Җәлләтеп утырасым килми. Әмма балачакта көлеп утырырлык чаклар булмады. Миңа 13 яшьтән гаилә башлыгы булырга туры килде. Менә Айдар Галимов: “Сагындым яшьлегемне”, - дип җырлый ул, ә мин җырламыйм, чөнки сагынырлык булмады. Бәлигъ булгач кына Аллаһы Тәгалә миңа ниндидер мөмкинчелекләр бирде һәм мин аларны кулдан ычкындырмаска тырыштым.
Кечкенә чакта нык итеп гармун теләгән идем. Хромка 15-20 сум тора. Заманына күрә зур акча. “Әти, алып бир әле”, - дидем. Ә ул: “Башта уйнарга өйрән, соңыннан алырбыз”, - диде. Уйлап карагыз әле, нинди җавап?! Сусыз бассейнга баланы йөзәргә өйрәнергә керт тә, өйрәнгәч, су тутыр. Шулайрак була бит. Әмма әтиемә үпкә тотмыйм, дөрес тәрбия булган ул. Аны һәрчак сагынып искә алам.

- Ә балачак хыялыгыз тормышка ашып беттеме?
- Иң саими хыялларның берсе – зоопарк булдыру. Шәһәр читендә яшәгәч, моның өчен мөмкинлекләр бар. Аюдан башланып киткән иде, әкеренләп хайваннар туплана.

- Йортыгызның төп атрибуты?
- Баян. Профессиональ яктан дөрес уйнамасам да, үземә кирәген уйный беләм. Баян һәр йортта булырга тиеш. Шуңа да, яхшы кешеләргә, дусларга баян бүләк итәргә яратам. Ә күчтәнәчкә дөньядагы иң шәп ризыкны – башкорт балын алып барам.

- Салават Зәкиевич, сез нинди әти? Карап торуга бик усал һәм кырыс кебек. Балаларны тәрбияләү эшендә сез дә катнашасызмы, моңа вакытыгыз каламы?
- “Әти, шулай-шулай, ни эшлик?” – дип киңәшләшәләр, вакытымны аларга бүләм. Дөресен генә әйткәндә, кызларымның ничек үскәнен күрми дә калдым. Рөстәм тугач, Ләйсән: “Хыть улыңны үзең тәрбиялә”, - диде. Ә хатыным минем – акыллы усал кеше. Ул минем иң якын киңәшчем. Җырларымны да иң беренче булып ул тыңлый, ул бәясен бирә. Ләйсәнсез бу тормышта бер нәрсә дә эшләп булмый.
Әйе, усал әти. Кайчак моның хакта Ләйсән дә кисәтеп куя. Сүз белән усал: минем әйтүем каештан да үтемлерәк. балаларны, яннарында булмасам да, контрольдә тотарга тырышам. Интернетка керәм, Рөстәмнең “онлайн” икәнен күрәм. Шундук шалыратам, ачуланам. Ул инде: “Әле генә кердем, бар да әйбәт”, - дип мине тынычландыра башлый. Минем өчен ул интернет, телефон чире – иң куркыныч әйберләрнең берсе. Безгә ул чир янамый, ә менә балаларны аннан саклап калырга кирәк. Бала урамда уйнарга тиеш, саф һава суласын, ә түгел анда: базда утырган кебек, ап-пакъ тәнле булырга.

- Улыгыз өчен бар юлларны да ачтыгыз, спортта да үзен тапты. Киләчәктә югарырак биеклекләргә мөстәкыйль ирешергә теләге югалмасмы?
- Бар уңышы да үз тырышлыгыннан, ә мин аңа ияреп кенә йөрим. Чөнки ярышларда балигъ булмаган катнашучы әтисе яисә әнисе белән булырга тиеш. Гастрольләр тәмамлану белән, тренировкаларга, ярышларга ашыгабыз. Нинди генә шәһәрләрдә булмыйбыз: Воронеж, Курск, Рязань, Мәскәү... Рөстәм белән бик горурланам. 16 яшьлек егетләр арасында 14 яшьлек улым Россия чемпионы булды. Автоспорттан тыш, хоккей белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә дә осталыгы бар, тренерлар аның белән җитди шөгыльләнмәкче иде. “Нинди хоккей? Уку!” – диде әнисе. Безнең гаиләдә беренче урында – уку. Рөстәмнең укуы, өй биремнәре белән Ләйсән шөгыльләнә, дөресерәге, бергәләп укыйлар. Ләйсән бу өлкәдә бик мәгънәле, төпле, мин анда кысылмыйм.

- Ялгышмасам, Ләйсән белән сез бер авылдан бит?
- Әйе. Мин армиядән кайтканда ул өченче сыйныфта укый иде. Аны үзем үстердем дисәм дә була инде. Беренче очрашуны мин хәтерлим, ә менә Ләйсән юк. Ул вакытта әле ул өстәл астыннан башын имми йөри иде.

- Ә ничек аны үзегезгә караттыгыз? Ул дәвердә егетләр сөйгәненә нинди бүләкләр ясый иде?
- Зур Җидегәннең бер йолдызын. Ә еллар үткәч, шул йолдызны бриллиант итеп бүләк иттем.

- Бүген сезне иң борчыган әйбер?
- Ябалак булуым. Биш тулмыйча, йоклап китә алмыйм. Һәм көндезгә кадәр йоклыйм. Шуңа да, мине белгән кеше бер дә иртән иртүк шалтыратмый. Йокы тәртибе булмаганнан, кан басымы борчый башлады. Әмма табиблар ярдәм итә алмыйбыз, диде. Тәүдә вакытында йоклап, кешечә уянырга кирәк икән. Ә гастрольләр белән бу хәлне берничек тә үзгәртеп булмый. Гомерлеккәдер инде.
Үземне тәртипсез кеше дип әйтә алмыйм. Әмма туганнан бирле иртәнге, төшке, кичке ашның нәрсә икәнен белмим. Кайчан туры килә шунда ашыйм.

- Ничек ял итәргә яратасыз? Яшь, матур булып күренер өчен сәхнә кешесенә спа-процедуралар комачаламый... Андый җирләргә йөрисезме?
- Юк инде, мин гомергә тональный кремның да нәрсә икәнен белмәдем. Телевидениеда да гримм ясатканым булмады. Минем спа – ул мунча. Көненә өч тапкыр керә алам. Мунча – ул изге урыннарның берсе, анда очрашу билгеләп, бик күп сорауларны хәл итәргә була.

- Салават Зәкиевич, шушы көннәрдә өченче оныгыгыз туды. Кызларыгыз икесе дә үзаллы тормышта. Нинди кияүләргә эләктеләр соң? Сез алардан канәгатьме?
- Элегрәк өлкәннәр еш кына: “Бала кайгысы күрергә язмасын”, - дип әйтә иделәр. Ул вакытта бу “дежур” сүзләргә артык игътибар итми идем: бер колактан керә, икенчесеннән чыга. Бала проблемасы никадәр авыр булганын үзең бабай булгач кына аңлыйсың икән... Чирләсәләр дә борчыласың, уңышсызлыкларына көяләнәсең...
Ә кызларымның бәхетле икәнен күрәм, димәк кияүләр әйбәт. Беренче кызымның өч баласы бар. Кияүем бик тыныч. Лиана белән алар икесе дә бер төсле. Икесе дә диндә, җомга намазын калдырмыйлар. Бер-берсенә кычкырып та эндәшми торган матур парлар инде. Ә икенче кияү – башкачарак, чөнки анда кыз да шундыйрак (көлә). Алина баш ел Америкада, Голливудта укыды. Николас Кейдж классын тәмамлады. Аннан соң Төркиягә кайтып, анда телевидениеда эшләде. Бик күп телләр белә. Елга бер кайтып китә иде. Шул арада “проамериканский” әйберләре сиздерми калмый иде. “Сез дөрес сөйләшмисез”, “Сез дөрес эшләмисез”... Мин инде аңа җавап итеп үземчә кычкырам, ул үзенчә фикерен әйтә. Әмма барыбер, Аллага шөкер, башта Төркиягә, аннары Татартсанга кайтарттык. Кияүгә да алдылар үзен. Җитди өлкәдә эш башлады. 2018 елда Казанда футбол буенча чемпионат узачак, ул шунда чит ил кунакларын каршы алу белән шөгыльләнәчәк. Әмма барыбер журналистика белән кызыксына. Бик күп белә. Күп белү дә ул әйбәт түгел. Кеше үзенә сеңдерә алган кадәр генә белергә тиеш. Артыгы кирәкми. Шуңа да ул күп әйбер белән канәгать түгел, һәрнәрсәгә үз фикере бар. “Кызым, бу Америка түгел”, - дип, үз урынына еш кына утыртып куям.

- Хоккейга килгәндә. “Салават Юлаев” яисә “Ак барс”? Сез кем яклы?
- Русиянең җыелма командасы өчен җан атам. Ә әллә кайдан килеп, бездә зур акча эшләп яткан команда уенчылары өчен түгел. Бизнес өчен җан атырга исем китми. Әгәр дә командалар составында 50-60 процент ватандашлар булса, карарга була.

- Туган як сагындырамы?
- Әлбәттә! Армиядә сагынуымнан хәтта качып елый идем.
Аксәетне белмәгән кеше дә юк. Җәй анда иң зур Сабантуй уза. Пермь, Удмуртия, Татарстан белән чиктәш булгач, анда кайсы гына төбәктән килмиләр!..

- Ә тормышта сезгә уңыш еш елмаямы?
- Әлбәттә! Дусларга килгәндә дә, гаиләдә дә... Хәтта армиядәге бердәнбер татар командиры да миңа эләкте бит. Шуңа күрә хезмәт итүе күпкә җиңелрәк булды. Аллага шөкер, юлымда яхшы кешеләр очрап кына тора.

Зоя СОЛОШИНА.
Интервью “Диләфрүз” журналыннан алынды.
]]>
admin Sat, 14 Oct 2017 16:41:54 +0500
Әнвәр Нургалиев: «Бу сынау тормыштагы иң авыр вакыт булып калсын иде дип телим» //tugantel.tv/news/65-intervyu-anvara-nurgalieva.html //tugantel.tv/news/65-intervyu-anvara-nurgalieva.html Әнвәр Нургалиев: «Бу сынау тормыштагы иң авыр вакыт булып калсын иде дип телим»

Әнвәр Нургалиев: «Бу сынау тормыштагы иң авыр вакыт булып калсын иде дип телим»
Моннан дистә ел элек Башкортстан эстрадасында «Ихлас» төркеме бик популяр булды. Ул өч җырчы: Гүзәл Әхмәтова, Марат Шәйбаков һәм Әнвәр Нургалиевтан тора иде. Төркем таралды һәм андагы җырчыларның бүген сәхнәдә һәркайсының үз карьерасы, үз тамашачысы. Шул исәптән Әнвәр Нургалиевның да. Ул Әлшәй районы, Әүрүз-Тамак авылында туган. Остазы дип Хәйдәр Бигичевны атый.
– Әңгәмәне тормыш кредогыздан башлыйк әле...
–Заманында Шура нәрсә дип җырлый иде әле?! «Твори добро на всей земле, твори добро другим во благо». Шул җыр юлларын тормыш девизы дип тә атар идем. Изгелек эшләү ул кечкенәдән килә. Без мәктәптә укыган вакытта тимурчылык эше бар иде. Ялгыз әбиләргә су ташып, утын ярып шефлык иттек. Кемгәдер ярдәм итә алуымнан һәрвакыт канәгатьлек хисе алдым, сөендем. Әле дә шулай. Мәсәлән, киңәш сорап, яшь җырчылар шалтырата. Тәҗрибәм белән бүлешәм, кулымнан килгәнчә ярдәм итәм. Ә бит тормышта башкаларга начарлык эшләгәннән дә ләззәт ала торган кешеләр бар. Андыйларны һич аңламыйм.

Тагы да бер тормыш принцибым – беркайчан да «күперләрне яндырмаска». Нинди генә хәл-вакыйга булмасын, дошманлашырга ярамый. Хәтта ир белән хатын аерылышкан очракта да, алар бер-берсенә нәфрәт сакларга тиеш түгел.

Ә эстрада, сәхнә ул шундый урын – анда берсе белән дә ихлас дуслар булып булмый һәм дошманнар булырга да ярамый. Сәхнә артында булган конфликтны да шундук җайлап, пәрдә артында гына калдыру яклымын.

– Иҗатыгызны күптәннән күзәтәм. Дистәләгән еллар эшләсәгез дә, популярлык сезгә күптән түгел генә килде.
– Әйе, миңа бер нәрсә дә җиңел генә бирелмәде. Беренче адымнарым – Илфат Шәехов белән авыллар буенча концертлар куеп йөрү. Тик ул елларда үземнең җырларым юк иде, башка җырчыларның халыкка билгеле, популяр җырларын башкардым. 2002 елда «Ихлас» төркеме барлыкка килде. Анда да тиешлечә җырлый алмый идем. Марат белән Гүзәлне тамашачы «күтәреп» ала иде, ә мин аларга ияреп йөрдем. Тамашачы мине жәлләп, кигән матур костюм белән ихлас елмаюым өчен генә алкышлагандыр дип уйлыйм. Иҗатым тиешле сулышны бары тик 5-6 ел элек алды.
Элегрәк, бу җыр бетәме инде, юкмы, дип җырлаган булсам, хәзер – киресенчә. Элек тамашачы белән контакт юк иде. Ә ул бәйләнешне булдырыр өчен, үз композиторыңны, үз җырыңны табарга кирәк. Бүген, Аллаһыга шөкер, сәхнәдә чыгыш ясаудан ләззәт алам. Халык алдына чыгудан да рәхәте юк. Әлбәттә, өйрәнәсе, эшлисе күп әле.

– 5-6 ел элек интервью вакытында «Татар эстрадасында яраткан җырчыгыз бармы?» дигән сорауга мәрхүмә Вәсилә Фәттахова: «Әнвәр Нургалиев. Яраткан җырчым гына түгел, ул минем абыем да, дус¬тым да. Аңарда – беркемдә дә булмаган матур тавыш мелизматикасы», – дип җавап биргән иде.
– «Кирәк вакытта, кирәк урында», диләр бит, Вәсилә белән танышуыбыз шулайрак булды. Айдар Галимов төркеменә вокалист булып урнаштырмакчы иделәр, әмма мин алар форматына туры килмәдемме, ошатмадылармы – алмадылар. «Берәр матур тавышлы кыз кирәк иде», – диде Айдар Ганиевич. Вәсилә турында «Белорет кызы бар, аңа эш кирәк», – дип ишетеп белә идем. Әле дә хәтердә, Сәнгать институты коридорында тәрәзә янында очраштык. Минем тәкъдим буенча барды, «Айдар» студиясенә эшкә алдылар. Иҗат чишмәсенең башы шуннан башланды да.
Яраткан җырчысы булдым микән, юк микән – кем белә, бәлки хөрмәт итеп кенә дә әйткәндер. Үзенең сольный концертларына да чакыра иде, дуэтлар да башкарган булдык. «Вәсилә, булдыра алмыйм, сәхнәдә эшләрем барып чыкмый», – дигән чагымда ул мине: «Әнвәр, булдырсаң, син генә булдырасың. Уңышсызлык¬лар икән, мәчеткә барып кара, догалар укы», – дип, иҗатка дәрт, эшләргә куәт өсти иде.

– Тиздән Татарстан районнары буйлап та гастрольләр оештырмакчы икәнсез.
– Әйе, быел көз планлаштырган идек. Әмма борынга операция ясату сәбәп¬ле, аны язга күчерергә туры килде. Моның өчен тамашачы алдында үземне уңайсыз хис итәм, чөнки күп районнарда билетлар байтак сатылган иде.

– Башкортстаннан Казанга киткән башка артистлар кебек, сез дә Татарстанга күченәм димисезме соң?
– Юк, юк! Туган якның һәр агачы кадерле дигәндәй, андый уй бөтенләй юк. 20-25 яшь булса, бәлки карьерага алданып чыгып та китәр идем. Аннары, интернет заманында яшибез. Уфада яшәп тә, бүтән төбәкләрдә эш алып барырга була. билгеле бер сәхнә кешесе: «Синең гадилегең белән Татарстанда авыр булачак», – диде миңа. Әйе, көндәшлек, сүз дә юк, әрсезрәк булырга кирәк. Авыл тәрбиясе сеңгән инде, аны бернәрсә дә эшләтеп булмый.

– Тамашачыны шаккатыру җиңел әйбер түгел. Нинди концерт программасы әзерләү хакында хыялланасыз?
– Миңа Леонтьевның концертлары ошый. Ул куйган тамашаларда көчле энергетика бар. Аның кебек, җыр белән биюләрне берләштереп, грандиоз тамаша куярга иде. Бу концерттан бәлки керем дә булмас, чөнки кыйммәт чыгымнар таләп итә, әмма мине бу гына туктатып калмый.

– Уңышларыгызны, сөенечләрегезне иң беренче кем белән уртаклашасыз?
– Әлбәттә, гаилә белән. Бүгенге заманда, ихлас кешеләр юк диярлек вакытта яшибез, синең өчен кем сөенә инде?! Гаилә янына чын фанатларны да өстим әле. Ул фанатлар берләшеп социаль челтәрләрдә төркемнәремне җитәклиләр, очрашулар оештыралар, яңалыкларны «эләләр».

– Җырлаудан башка шөгыльләрегез бармы?
– Элек төзелеш өлкәсендә бизнесым бар иде, хәзер аңа вакыт җитми. Хәләлем Ирина үз эше белән шөгыльләнә, кечкенә пекарнясы бар. Бу аның күптәнге хыялы иде. Үзенә ошаган эше белән шөгыльләнүенә мин дә бик шат.

– Тормышта популяр кеше янында бераз катырак кеше кирәктер. Чөнки тирә-якта матурлык, башның да әйләнеп китүе бар. Хатын ул чынбарлыкка кайтарып, урыныңа утыртып куя торган кеше булырга тиештер?
– Әлбәттә! Яным¬да башка төрле хатынны күз алдына да китерә алмыйм. Ирина ул кирәк чагында – усал, ки¬рәк икән, йомшак та була белә. Артыгы белән юмарт. Туры кеше. Танышканда беренче секундтан ук ул – минеке икәнен аңладым. Танышканнан соң, «Безнең балалар Ирина кебек кечкенә буйлы булырмы, әллә миңа охшармы?» – дип уйлап та куйган идем. Ике балабыз үсеп килә. Рафаэль инде минем буйлы, холкы формалашты, 10нчы сыйныфта укый. Ә Элина – «әти кызы», гомерлек мәхәббәтем...

– Элинаның концертларыгызда чыгыш ясаганын күргән бар.
– Әйе, ул бию белән профессиональ шөгыльләнә, үзенә ошый. Җырга да бирмәкчемен, тик әлегә барып чыкмый. Үзенең җырлыйсы килә. Ә минем белән шөгыльләнми, ояла.

Элинаны без кечкенәдән «Син – иң яхшысы», – дип үстердек. Язмыш аның алдында яшь ярымлык чагында ук авыр сынау куйды. Бию белән мавыктыру да шушы уйларыннан оныттырыр өчен булгандыр.

Ул көн әле кичәгедәй хәтеремдә. Концертка әзерләнеп йөрим, Ирина кос¬тюмны үтүкләде дә аш-су бүлмәсенә кереп китте. Сүнгән, әмма кызып торган үтүк өстәлдә калган. Элина әнисенең ни эшләгәнен кабатлыйм дип, ике куллап үтүкне күтәреп алмасынмы?! Кул учы пешкән, авыртуга түзә алмый, бала үкси-үкси елый. Башта без моны ул кадәр җитди пешүдер дип уйламадык, бинт белән урап куйдык та, икенче көнне табибка бардык. Шул көннән төн йокылары онытылды: реанимация, операцияләр, дәвалану курслары... Тәүге операция уңышсыз булды: Элинаның кулы үсүдән туктады. Тәҗрибәле табиблар табып, икенче операция ясалды. Шуннан соң, күзгә күренеп торырлык җәрәхәт урыннары калса да, тфү-тфү, кулы үсә, бармаклары эшли.

Тире күчереп утыртылгач, эзе нык күренә. Кайчагында балалар: «Синең кулың ямьсез», – диләр. Элина алар алдында үпкәләгәнен, кәефен төшергәннәрен бер дә күрсәтми, ә өйгә кайткач, үксеп елый. Характеры нык. Бу сынау тормыштагы иң авыр вакыт булып калсын иде дип телим, бу кадәр борчуларны беркемгә дә теләмим.

Беркөнне: «Ник кызың турында гына сөйлисең?» – дип сорадылар әле. Әллә, шулай чыга. Югыйсә улым белән дә горурланам. Ул – спортчы, көрәш белән шөгыльләнә. Һәр әти кеше кызына карата шундый мө¬нәсәбәттәдер дип уйлыйм. Яңа җыр яздырсам да, башта аңа тыңлатам, минем өчен аның фикерен ишетү бик мөһим.

– Сәхнә темасына әйләнеп кайтыйк. Сезнеңчә, авылдан килгән моңлы бала, матди мөмкинлек¬ләре булмаса, җырчы булып китә аламы?
– Күптән түгел Григорий Лепсның интервьюсын укып утырдым. «Популяр булыр өчен нәрсә кирәк?» – дип сорыйлар аңардан. «Акча», – дип җавап бирә. Акча, таныш¬лар... Ә талант кайдадыр бишенче урынга кала. Кызганыч, әмма тормыш бүген акчага корылган. Кесә буш икән, радиолар җырыңны да әйләндерми, тавышыңны да яздыра алмыйсың, концерт куярга зал да алып булмый.
Зоя СОЛОШИНА.
Интервью “Шәһри Казан” газетасыннан алынды.]]>
admin Sat, 14 Oct 2017 16:39:29 +0500
"Тальянбаш маҗаралары" //tugantel.tv/news/63-talyanbash-maaralary.html //tugantel.tv/news/63-talyanbash-maaralary.html "Тальянбаш маҗаралары"
"Тальянбаш маҗаралары" - Башкортстан эстрадасы тарихында җырчылар тарафыннан куелган тәүге мьюзикл. Театральләштерелгән тамаша аншлаг белән узды. "Туган тел" телеканалы ары таба да эстрадабызга яңалыклар кертергә әзер. Безнең белән булыгыз!
]]>
admin Fri, 13 Oct 2017 16:33:14 +0500
Курсы «Мастер речи» //tugantel.tv/proekt/41-den-rozhdeniya-telekanala-tugan-tel.html //tugantel.tv/proekt/41-den-rozhdeniya-telekanala-tugan-tel.html Хотите получить дополнительное образование?!
Телекомпания «Туган Тел» проводит краткосрочные курсы «Мастер речи» с 15 по 19 мая 2017 года для будущих теле-радио ведущих, а также для тех, кто просто хочет овладеть искусством ораторского выступления. Во время учебы Вам будут предложены такие темы, как:
1. Мастерство и техника речи
2. Имидж ведущего
3. Основы интервью
4. Встреча и работа с дикторами
5. Кастинг на роль ведущего (на башкирском, татарском и русском языках)
По окончании курса выдается сертификат государственного образца. Более подробную информацию можете получить по телефонам 8(347)216-33-82, 8905 308 98 22.
Для того, чтобы заполнить заявку, скачайте по ссылке ниже бланк zayavka-master-rechi-3.doc, заполните и отправьте на почту [email protected]
zayavka-master-rechi-3.doc[26 Kb] (скачиваний: 137) ]]>
admin Tue, 28 Mar 2017 17:19:03 +0500